КАР,САЛКЫН ДИП ТОРМЫЙЛАР

12 Декабря 2023
Кар,салкын дип тормыйлар, төзелеш бара.
Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында "Каюм Насыйри туган җирне торгызу" фондының ТР Рәисе гранты ярдәмендә спорт мәйданчыгы төзелеше башлавы турында хәбәр иткән идек инде. Төзүчеләр һава торышының нинди булуына карамастан, алынган бурычларны үти торган халык.
Элегрәк язылганча,мәйдан тигезләнде, ком җәелде. Инде менә ноябрь ахырында ком остенә биотекстель җәелеп, өстенә вак таш салынды. "Язга эшләр шактый кала әле. Вак таш өстенә пленка , аның өстенә бетон, резина валчыгы җәясе була, - ди төзелеш эшләрен алып баручы инженер Равил Хәйруллин. - Аннары инде, җәй көне мәйданчыкта рәхәтләнеп туп тибәргә мөмкин булачак!"